Карар 10.03.2021 №153 "Җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалануны тәэмин итүдә гражданнарга бердәм электрон социаль юл йөрү билетлары (ташламалы транспорт картасы) буенча хезмәт күрсәтүләр белән бәйле алынмаган керемнәрне каплау максаты белән оешмаларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү Тәртибен раслау турында"

Арча муниципаль районы прокуроры протесты, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 статьясы нигезендә, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына аерым категория гражданнар өчен Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2008 елның 19 декабрендәге 123-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында айлык бердәм социаль юл йөрү билетын һәм айлык бердәм балалар социаль юл йөрү билетын бирү Тәртибен раслау турында» 2005 елның 7 апрелендәге 161 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук товарлар җитештерүче, эшләр башкаручы, хезмәтләр күрсәтүче физик затларга субсидияләр, шул исәптән субсидияләр формасында грантлар бирүне җайга сала торган норматив хокукый актларга, муниципаль хокукый актларга карата гомуми таләпләр һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында" 2020 елның 18 сентябрендәге 1492 номерлы карары белән билгеләнгән таләпләргә таянып, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Җәмәгать транспорты хезмәтләреннән  бертигез файдалануны тәэмин итүдә гражданнарга бердәм электрон социаль юл йөрү билетлары (ташламалы транспорт картасы) буенча хезмәт күрсәтүләр белән бәйле алынмаган керемнәрне каплау максаты белән оешмаларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү Тәртибен әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә расларга.

2.   Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә аерым категория гражданнар өчен транспорттан бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга вәкаләтле орган итеп Арча муниципаль районы башкарма комитетын билгеләргә.

3. Әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә субсидия алу хокукына дәгъва кылучы юридик затларны, шәхси эшкуарларны, физик затларны сайлап алуны гамәлгә ашыручы комиссия составын расларга.

4. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының  2020 елның 20 мартындагы 192 номерлы "Җәмәгать транспорты хезмәтләреннән  бертигез файдалануны тәэмин итүдә гражданнарга бердәм электрон социаль юл йөрү билетлары (ташламалы транспорт картасы) буенча хезмәт күрсәтүләр белән бәйле алынмаган керемнәрне каплау максаты белән оешмаларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында"  карарын үз көчен югалткан дип танырга.

5.            Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (arsk.tatarstan.ru).

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә. Галимуллинга йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                                                   Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 10.96 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International