Карар 11.03.2021 №166 "Муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәсе буенча бирелгән торак урыннарын алмаштыру буенча документларны рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында"

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2010 елның 02 декабрендәге 880 номерлы карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» башкарма комитетының карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ: 

1. Муниципаль торак фондыннаң социаль наем шартнамәсе буенча бирелгән торак урыннарын алмаштыру буенча документлар рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә. 

2. Муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәсе буенча бирелгән торак урыннарын алмаштыру буенча документларны рәсмиләштерү буенча  электрон рәвештә муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты нигезләмәләре «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның 29 статьясындагы 4 өлеше нигезендә расланган электрон формада дәүләт (муниципаль) хезмәтләрен күрсәтүгә күчү план-графигы белән билгеләнгән срокларда кулланыла дип билгеләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http:arsk.tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

 Башкарма комитет җитәкчесе                                          Р.Р.Мөхәрәмов 

pdf
Скачать текст
PDF, 7.81 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International