Карар 22.03.2021 №179 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2018 елның 20 сентябрендәге 872 номерлы «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортының җайга салынулы тарифлары буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыруга бәйле эшләрне башкаруга чыгымнар өлешен каплау максатыннан пассажир ташучыларга субсидияләр бирү Тәртибен раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында "

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә  шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортының җайга салынулы тарифлары  буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны  җайга салу һәм алар белән идарә итү системасын оештыру һәм камилләштерү, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының билгеләнгән чикләрендә транспорт хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү максатыннан, Арча муниципаль районы Уставының 47 статьясына таянып, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

           1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2018 елның 20 сентябрендәге 872 номерлы  «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә  шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортының җайга салынулы тарифлары  буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыруга бәйле эшләрне башкаруга чыгымнар өлешен каплау максатыннан ташучыларга субсидияләр бирү Тәртибен раслау турында» карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

- Тәртипнең 1.2 пунктын   түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

          «әлеге Тәртип «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча муниципаль районы территориясендә шәһәр һәм шәһәр яны автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж ташуны җайга салынулы тарифлар буенча даими рәвештә гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны каплау максатыннан (алга таба-пассажир ташучы, субсидия) тәэминатчыларны (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүнең конкурентлык ысуллары белән сайлап алынган шәхси эшмәкәрләргә Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү процедурасын һәм шартларын билгели»;

         -  Тәртипнең 5.1 пунктындагы тугызынчы абзацын  түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «шул ук вакытта пассажир ташучының керемнәре транспорт чарасының тулылану күрсәткече 50%тан да ким булмаудан чыгып исәпләнә»;

          - Тәртипнең 2 нче кушымтасындагы 1.1 пунктта (Субсидия бирү турындагы килешү) «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.06.2018 ел, № 491 күрсәтмәсе нигезендә» сүзләрен төшереп калдырырга;

- Тәртипнең 2 нче кушымтасындагы 2.1. пунктның 2.1.2 пунктчасын  (Субсидия бирү турында килешү) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

         «алынмаган керемнәрне каплауга акчаларны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының шәхси счетыннан пассажир ташучының счетына  субсидия алу хокукын раслый торган документлар карау өчен тапшырылган көннән алып 10 эш көне эчендә күчерергә».

          2. Әлеге карарга 2 нче кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2021 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

          Башкарма комитет җитәкчесе                                         Р.Р.Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.90 Мб

Дата публикации: 24.03.2021
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International