Карар 30.03.2021 №212 "Җир эшләре башкаруга ордер (рөхсәт) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында"

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» Башкарма комитетның карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Җир эшләре башкаруга ордер (рөхсәт) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2020 елның 25 декабрендәге 930 номерлы карары белән расланган җир эшләре башкаруга ордер (рөхсәт) бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына  түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

  1. 2.4 пунктта «13 көн» сүзләрен «13 эш көне» сүзләренә алмаштырырга;
  2. 2.6 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

 

2.6. Норматив хокукый актлар нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары карамагындагы һәм гариза бирүче тапшырырга хокуклы документларның тулы исемлеге, шулай ук гариза бирүченең аларны, шул исәптән электрон формада алу ысуллары, аларны тапшыру тәртибе; әлеге документлар алар карамагында булган дәүләт органы, җирле үзидарә органы яки оешма

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында түбәндәге документлар алына:

Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем файдалана алырлык мәгълүмат булган).

Төзелешкә  бирелгән рөхсәттәге белешмәләр.

 Салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле штрафлар, процентлар түләү буенча бурычлар булмау турында белешмәләр.

Гариза бирүче тапшырырга хокуклы документларны алу ысуллары һәм тапшыру тәртибе әлеге регламентның 2.5 пунктында  билгеләнгән.

Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган югарыда санап үтелгән документларны мөрәҗәгать итүчедән таләп итү тыела.

Гариза бирүче тарафыннан югарыда күрсәтелгән мәгълүматларны үз эченә алган документларның тапшырылмавы мөрәҗәгать итүчегә хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез була алмый

  1. 2.8 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

2.8. Муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору яки муниципаль хезмәт күрсәтүндән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Хезмәт күрсәтүне туктатып тору өчен нигезләр каралмаган.

Хезмәтне күрсәтүдән баш тарту өчен  нигезләр:

Ордер бирү

1) гариза бирүче тарафыннан документларның тулы күләмдә тапшырылмавы яисә тапшырылган гаризада һәм (яки) документларда тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүмат булу;

2) әгәр тиешле документ мөрәҗәгать итүче тарафыннан үз инициативасы белән тапшырылмаган булса,  ведомствоара соратуга дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органының яисә дәүләт хакимияте органына яисә җирле үзидарә органына караган оешманың муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яисә) мәгълүмат булмау турында җавап алыну;

3) элек алынган ордер буенча җир эшләрен үткәргәннән соң, бозылган төзекләндерүне торгызу буенча йөкләмәләрнең үтәлмәве;

4) Җир кишәрлеге дәүләт (муниципаль) милкенә кагылмый;

5) Салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле штрафлар, процентлар түләү буенча бурыч булу (инженерлык коммуникацияләрен авария-торгызу ремонты эшләрен башкару өчен ордер бирү очракларыннан тыш).

Ордерны ябу

Эшләр тәмамланганнан соң бозылган төзекләндерү торгызылмаган.

  1.  3.4.1 пунктына түбәндәге эчтәлекле 3 пунктча өстәргә:

        3) Салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, Россия Федерациясе законнары нигезендә түләнергә тиешле штрафлар,  процентлар  буенча түләнмәгән бурычлар булмау турында белешмәләр.».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http:arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                                                                     Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.73 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International