Карар 01.07.2021 №461 "2021 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының авыл территорияләрен комплекслы үстерү” муниципаль программасын раслау турында"

«2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын раслау турында»  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 8 апрелендәге 235 номерлы карары, «Татарстан Республикасында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын тормышка ашыру турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 14 маендагы 387 номерлы карары белән расланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 15 июнендәге 1127-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә муниципаль берәмлек бюджетына субсидияләр бирү максатыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «2021 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының авыл территорияләрен комплекслы үстерү» муниципаль программасын кушымта нигезендә расларга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының авыл территорияләрен комплекслы үстерү» муниципаль программасын раслау турында» 2020 елның 8 июлендәге 501 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3.Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

Башкарма комитет  җитәкчесе                                          Р.Р.Мөхәрәмов            

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.85 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International