Карар 16.04.2021 №283 «Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 18 мартындагы 181 номерлы "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплау өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы Нигезләмәне раслау хакында" карарына үзгәрешләр кертү турында (04.09.2020 №687;13.11.2020 №897; 19.02.2021 №94 үзгәрешләр белән)»

Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.      Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 18 мартындагы 181 номерлы «Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы нигезләмәне раслау хакында» карарына (04.09.2020 №687;13.11.2020 №897; 19.02.2021 №94 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

«Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен кайтаруга юнәлдерелгән җирле бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану буенча гражданнарга субсидияләр бирү комиссиясе составы» исемле 2 нче кушымтаны  расларга һәм яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге башлыгы Г.Х. Галимуллинага йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                      Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.31 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International