Карар 04.05.2021 №311 «Торак урыны мәйданының исәп-хисап нормасы һәм социаль наем шартнамәсе буенча торак урыны мәйданы бирү нормасы турында»

Россия Федерациясе Торак кодексының 50, 58 статьяларын, дәүләт торак программаларын гамәлгә ашыру максатыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гражданнарны торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәпкә алу максатыннан торак урыны мәйданының исәп нормасын торак урынының гомуми мәйданы белән тәэмин итү дәрәҗәсе гаиләнең бер әгъзасына 18 кв.метрдан да артык булмаган күләмдә билгеләргә.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында социаль наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннары белән тәэмин ителешнең ирешелгән дәрәҗәсеннән чыгып, социаль наем шартнамәсе буенча торак урыны мәйданы бирү нормасын бер гражданга гомуми торак мәйданының 18 кв.метры күләмендә билгеләргә.

3. Торак урынының гомуми мәйданын бирү нормасын арттыру Россия Федерациясе Торак кодексында каралган очракларда рөхсәт ителә.

4. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2006 елның 16 июнендәге 173 номерлы «Социаль наем һәм дәүләт торак программалары буенча гражданнарны исәпкә кую һәм  торак биргәндә торак мәйданы нормалары турында» карарын үз көчен югалткан дип танырга.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http:arsk.tatarstan.ru).

6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                Р.Р.Мөхәрәмов                                                                         

pdf
Скачать текст
PDF, 424.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International