Карар 19.05.2021 №330 «2021 елга гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендә булган һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының чик күрсәткечләрен билгеләү турында»

Россия Федерациясе Торак кодексы, «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының чик күрсәткечләрен билгеләү методикасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «2021 елның беренче яртыеллыгына Россия Федерациясе буенча торакның гомуми мәйданының бер квадрат метры нормативы һәм 2021 елның I кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торакның гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясе күрсәткечләре турында» 2020 елның 24 декабрендәге 852/пр номерлы боерыгы,  Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Социаль наем һәм дәүләт торак программалары буенча гражданнарны исәпкә куйганда һәм  торак биргәндә торак мәйданы нормативлары турында» 2006 елның 16 июнендәге 173 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2021 елга гражданнарны аз керемлеләр дип тану турында карар кабул итү өчен түбәндәге чик күрсәткечләрне билгеләргә:

1.1. Гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендә булган һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының иң чик күләме:

1.1.1. Ялгыз яшәүче граждан өчен-1169850,00 сум;

1.1.2. Ике кешелек гаилә өчен - 1276200,00 сум

1.1.3. Өч кешедән торган гаилә өчен-1914300,00 сум;

1.1.4. Дүрт кешедән торган гаилә өчен-2552400,00  сум;

1.1.5. Биш кешедән торган гаилә өчен- 3190500,00 сум;

1.1.6. Алты кешедән торган гаилә өчен-3828600,00 сум;

1.1.7. Җиде кешедән торган гаилә өчен-4466700,00 сум;

1.1.8. Сигез кешедән торган гаилә өчен – 5104800,00  сум.

 1.2. Исәп-хисап нигезендә гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган уртача айлык җыелма керемнең иң чик күләме (1  нче кушымта) тәшкил итә:

1.2.1. ялгыз яшәүче граждан өчен - 11740,00 сум;

1.2. Ике һәм аннан да күбрәк кешеле гаилә өчен - гаиләнең һәр әгъзасына 11740,00 сум.

2. Арча муниципаль районы муниципаль берәмлекләренә торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәпкә куйганда әлеге карарның 1.1. һәм 1.2.  пунктчасында күрсәтелгән чик күрсәткечләрне кулланырга. 

3. Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2021 елның 28 гыйнварындагы   «2021 елга гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының чик күрсәткечләрен билгеләү турында» карарын үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru). урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгының торакны исәпкә алу һәм бүлү буенча урынбасары С.С. Гатауллинага йөкләргә.

 

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                               И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.80 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International