Карар 19.05.2021 №331 «2021 елга гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендә булган һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының максималь күләмен билгеләү турында»

Россия Федерациясе Торак кодексы, «Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» 2007 елның 13 июлендәге 31-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының чик күрсәткечләрен билгеләү методикасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «2021 елның беренче яртыеллыгына Россия Федерациясе буенча торакның бер квадрат метр гомуми мәйданы нормативы һәм 2021 елның I кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урыны гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясе күрсәткечләре турында» 2020 елның 24 декабрендәге 852/пр номерлы боерыгы,  Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Социаль наем һәм дәүләт торак программалары буенча гражданнарны исәпкә кую һәм  торак биргәндә торак мәйданы нормативлары турында» 2006 елның 16 июнендәге 173 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керем күләменең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендә булган һәм 2021 елга салым салынырга тиешле мөлкәт хакының максималь күләмен түбәндәгечә билгеләргә:

1.1.Гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең максималь күләме:

а) ялгыз яшәүче граждан өчен: 14087,00 сум;

б) ике һәм аннан да күбрәк кешеле гаилә өчен: гаиләнең һәр әгъзасына 14087,00 сум.

 1.2. Гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендә булган һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының максималь күләме:

1.1.1. Ялгыз яшәүче граждан өчен-1169850,00 сум;

1.1.2. Ике кешедән торган гаилә өчен - 1276200,00сум;

1.1.3. Өч кешедән торган гаилә өчен-1914300,00 сум;

1.1.4. Дүрт кешедән торган гаилә өчен-2552400,00  сум;

1.1.5. Биш кешедән торган гаилә өчен- 3190500,00 сум;

1.1.6. Алты кешедән торган гаилә өчен-3828600,00 сум;

1.1.7. Җиде кешедән торган гаилә өчен-4466700,00 сум;

1.1.8. Сигез кешедән торган гаилә өчен – 5104800,00  сум.

2. Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2021 елның 28 гыйнварындагы 49 номерлы «2021 елга гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының максималь күләмен билгеләү  турында» карарын үз көчен югалткан дип танырга.  

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгының  торакны исәпкә алу һәм бүлү буенча урынбасары С.С. Гатауллинага йөкләргә.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                               И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.68 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International