Карар 19.05.2021 №332 «2021 елга Арча муниципаль районы буенча торак мәйданының 1 квадрат метрының уртача базар бәясен раслау турында»

Арча муниципаль районында «Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр берлеге» коммерциячел булмаган партнерлыгы тарафыннан торак урыннарның 1 квадрат метры бәясенең уртача күрсәткечен билгеләү буенча тикшеренүләр нәтиҗәләре нигезендә («Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр берлеге» коммерциячел булмаган партнерлыгының 2021 елның 20 гыйнварындагы 7 номерлы «Бәяләр диапазонын билгеләү турында» хаты), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 03 октябрендәге 888 номерлы карары белән расланган «2020 - 2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» дәүләт программасының «2020- 2025 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәт күрсәтүләре белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру максатыннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2021 елга Арча муниципаль районы буенча барлык категория гражданнарга федераль бюджет акчалары исәбеннән торак урыннары алу (төзү) өчен бирелә торган социаль түләүләр күләмен исәпләп чыгару өчен социаль торак урынының гомуми мәйданының 1 квадрат метрының уртача бәясе нормативын 35450 (утыз биш мең дүрт йөз илле) сум күләмендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan. ru) бастырып чыгарырга  һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Т. Мөхәммәтшинага йөкләргә.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                                     И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 791.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International