Карар 19.05.2021 №333 «Биналарның, корылмаларның техник торышын бәяләү һәм тиешенчә техник хезмәт күрсәтү максатыннан аларны карап чыгу буенча ведомствоара комиссия төзү турында»

Россия Федерациясе Торак кодексы, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә биналарның, корылмаларның техник торышын бәяләү һәм аларга тиешенчә техник хезмәт күрсәтү максатыннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 

1.Биналарның,  корылмаларның техник торышын бәяләү һәм тиешенчә техник хезмәт күрсәтү максатыннан аларны  карау буенча ведомствоара комиссия төзергә.

2. Түбәндәгеләрне расларга:

2.1. Биналарның,  корылмаларның техник торышын бәяләү һәм тиешенчә техник хезмәт күрсәтү максатыннан аларны  карап чыгу буенча ведомствоара комиссия турында Нигезләмәне (1 нче кушымта).

2.2. Биналарның,  корылмаларның техник торышын бәяләү һәм тиешенчә техник хезмәт күрсәтү максатыннан аларны  карап чыгу буенча ведомствоара комиссия составын (2 нче кушымта).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4.      Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                                  И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 3.37 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International