Карар 21.05.2021 №346 ««2021 - 2023 елларга Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» муниципаль программасын раслау турында »

«Россия Федерациясе халыклары телләре турында» 1991 елның 25 октябрендәге 1807-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 19 декабрендәге 1666 номерлы Указы белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте Стратегиясе, «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560-ХІІ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү һәм аларның функциональлеген арттыру, шулай ук республикадан читтә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «2021 - 2023 елларга Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» муниципаль программасын (алга таба - Программа) расларга.

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетның «2015-2020 елларга Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү чараларын раслау турында» 2014 елның 26 декабрендәге 1384 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3.  Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесенә мәгариф учреждениеләре белән берлектә чаралар программасын үтәүне тәэмин итәргә. 

4. “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы финанс бюджет палатасы” муниципаль  казна учреждениесенә агымдагы финанслауны тәэмин итәргә. 

5. Арча муниципаль районының мәгариф учреждениеләренә Программа чараларын үтәүне тәэмин итәргә.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын

  •  
pdf
Скачать текст
PDF, 10.70 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International