Карар 03.06.2021 №400 «Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Комиссия турында»

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү өлкәсендәге сәясәтне камилләштерү максатыннан, "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы, "Татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак куллану турында" 2013 елның 12 гыйнварындагы 1-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законнары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны алга таба гамәлгә ашыру буенча чаралар хакында" 2008 елның 27 июнендәге 451 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия төзергә һәм аның составын 1 нче кушымта нигезендә расларга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе турындагы Нигезләмәне (2 нче кушымта) расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.52 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International