Карар 29.05.2021 №451 ««Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кабул итү турында гаризалар алу» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау хакында»

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кабул итү турында гаризалар алу» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентының якынча формасын раслау турында» 2021 елның 8 маендагы 666/21 номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.      «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кабул итү турында гаризалар алу» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

doc
Скачать текст
DOC, 367.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International