Карар 09.07.2021 №483 «Сосновский балтырганына каршы көрәш чаралары үткәрүгә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләр (башка бюджетара трансфертлар) бирү тәртибен раслау турында»

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Сосновский балтырганына каршы көрәш чаралары үткәрүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары бюджетларына субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2021 елның 23 апрелендәге 276 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатларында, “Арча муниципаль районы бюджетыннан финанс белән тәэмин итү чыганагы максатчан билгеләнеше булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү кагыйдәләре турында” 2019 елның 13 ноябрендәге 283 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Сосновский балтырганына каршы көрәш чаралары үткәрүгә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләр (башка бюджетара трансфертлар) бирү тәртибен 1 нче кушымта нигезендә расларга.

2. Сосновский балтырганына каршы көрәш чаралары үткәрүгә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләр (башка бюджетара трансфертлар) бирү турында Килешүне  2 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карар Арча муниципаль районы бюджетын үтәгәндә барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренә карата 2021 елгы (2021 ел һәм 2022 һәм 2023 еллар план чоры) бюджетлардан башлап кулланыла дип билгеләргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә. Галимуллинга йөкләргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 763.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International