Карар 14.07.2021 №491 «2021 елга муниципаль юл фонды акчасы хисабына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында юл эшләре муниципаль программасын раслау турында»

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2021 елга муниципаль юл фонды акчалары хисабына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында юл эшләре муниципаль программасын кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Р.Р. Фазыловка йөкләргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 11.21 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International