Карар 29.07.2021 №512 "Даими рәвештә пассажирлар йөртү маршруты буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру турында таныклык һәм даими рәвештә пассажирлар йөртү маршруты буенча маршрут картасы рәсмиләштерү, даими рәвештә пассажирлар йөртү маршруты буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру турында таныклыкны һәм даими рәвештә пассажирлар йөртү маршруты буенча маршрут картасын яңадан рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау Тәртибе турында» Башкарма комитет карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

          1. Даими рәвештә пассажирлар йөртү  маршруты буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру турында  таныклык һәм даими рәвештә пассажирлар йөртү  маршруты  буенча маршрут картасы рәсмиләштерү,  даими рәвештә пассажирлар йөртү  маршруты буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру турында  таныклыкны һәм даими рәвештә пассажирлар йөртү  маршруты  буенча маршрут картасын яңадан рәсмиләштерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитеты җитәкчесе

вазифаларын башкаручы                                                                        И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.16 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International