Карар 29.07.2021 №518 "Спорт разряды бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында»             2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2010 елның            2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау Тәртибе турында» Башкарма комитетның карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:  

1. Спорт разряды бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга. 

2.  «Спорт разряды бирү, мәхрүм итү, торгызу буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының  2020 елның 15 декабрендәге 1014 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

3.Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                           И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 9.15 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International