Карар 13.08.2021 №576 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча узучы даими муниципаль автобус маршрутларында җайга салынмый торган тарифлар буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру хокукына ачык конкурс оештыру турында"

«Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 13 июлендәге 220-ФЗ номерлы Федераль законны, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны, «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында» 2015 елның 26 декабрендәге 107-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законын, «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»гы Федераль законны гамәлгә ашыру турында» 2015 елның 26 октябрендәге 107-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законын үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

            1.Түбәндәгеләрне расларга:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча узучы даими муниципаль автобус маршрутларында җайга салынмый торган тарифлар буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру хокукына ачык конкурс үткәрү документларын (1 нче кушымта);

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча узучы даими муниципаль автобус маршрутларында җайга салынмый торган тарифлар буенча пассажирлар йөртүне  гамәлгә ашыруга таләпләрне (2 нче кушымта);

-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча узучы даими муниципаль автобус маршрутларында җайга салынмый торган тарифлар буенча пассажирлар йөртүне  гамәлгә ашыру хокукына ачык конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе составын (3 нче кушымта);

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча узучы даими муниципаль автобус маршрутларында җайга салынмый торган тарифлар буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру хокукына ачык конкурс үткәрү турында хәбәр итү кәгазе формасын (4 нче кушымта).

            2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча узучы даими муниципаль автобус маршрутларында җайга салынмый торган тарифлар буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыруга ачык конкурсның заказчысы итеп Арча муниципаль районы башкарма комитетын, ачык конкурсны оештыручы итеп Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлеген билгеләргә.

            3. Арча муниципаль районы башкарма комитетына Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясе буенча  узучы даими муниципаль автобус маршрутларында җайга салынмый торган тарифлар буенча пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыру хокукына ачык конкурс үткәрүне 2021 елның 31 декабренә кадәр тәэмин итәргә.

4. Конкурс үткәрү турындагы хәбәр итү кәгазен (4 нче кушымта) Арча муниципаль районының рәсми сайтында  (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштырырга.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.Ә.Галимуллинга йөкләргә.

 

         Башкарма комитеты җитәкчесе                                      Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.70 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International