Карар 13.08.2021 №577 "«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләр керми) Арча муниципаль районы үзәгеннән - Арча шәһәреннән 11 км ераклыкта урнашкан торак пунктларга беренчел кирәк-ярак товарлар китерүгә бәйле кулланучылар кооперациясе оешмалары чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия бирү тәртибе турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 30 декабрендәге 1070 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында "

Кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләр керми) Арча муниципаль районы үзәгеннән - Арча шәһәреннән 11 км ераклыкта урнашкан торак пунктларга беренчел кирәк-ярак товарлар китерүгә бәйле кулланучылар кооперациясе оешмалары  чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия бирү тәртибе турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 30 декабрендәге 1070 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының район үзәгеннән 11 км ераклыкта урнашкан торак пунктларга беренчел  кирәк -ярак товарлар китерүгә бәйле кулланучылар кооперациясе оешмалары чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр алу хокукына дәгъва итүче юридик затларны сайлап алуны башкаручы комиссия составына  үзгәрешләр кертергә һәм аны яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

 

 

Җитәкче                                                                                          Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.20 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International