Карар 13.08.2021 №578 "Арча шәһәре, Интернационал урамы, 16 йорт адресы буенча урнашкан бинаның фасадына мемориаль такта кую турында "

                                                    

Физик культура һәм спорт отличнигы, баскетбол буенча талантлы тренер Хәсәнов Җәүдәт Абдулла улы истәлеген мәңгеләштерү максатыннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча шәһәрендә яшәүчеләрнең инициатив төркеменең, «Арча» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе һәм «Татарстан Республикасы Баскетбол Федерациясе»  региональ иҗтимагый оешмасының Хәсәнов Җәүдәт Абдулла улына ул эшләгән  Арча шәһәре, Интернационал урамы, 16 нчы йорт адресы буенча урнашкан бина фасадына  татар һәм рус телләрендә түбәндәге эчтәлекле мемориаль такта кую турында тәкъдимне кабул итәргә:

 

«Бу мәктәптә баскетбол буенча танылган балалар тренеры, араларында Россия чемпионнары да булган берничә буын спортчылар тәрбияләгән

 Җәүдәт Абдуллович Хәсәнов  эшләде»

 

___________

 

«В этой школе работал выдающийся  детский тренер по баскетболу,  воспитавший не одно поколение  спортсменов, среди которых чемпионы России, Зявдат Абдуллович Хасанов»

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

 3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны «Мәдәният идарәсе» МУ башлыгы И.И. Әюповка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                  Р. Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.72 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International