Карар 11.08.2021 №575 "Арча муниципаль районында мемориаль такталар кую комиссиясе турындагы Нигезләмәне раслау хакында"

“Арча муниципаль районында мемориаль такталар кую тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау турында” Арча район Советының 2019 елның 18 апрелендәге 246 номерлы  карары нигезендә һәм документларны карау һәм мемориаль такта кую мөмкинлеге турында карар кабул итү максатыннан, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Кушымта итеп бирелгән:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында мемориаль такталар кую  комиссиясе турында Нигезләмәне;

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында мемориаль такталар кую комиссиясе составын расларга.

  1. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).
  2. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Т. Мөхәммәтшинага йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                                          Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 7.99 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International