Карар 19.08.2021 №591 "Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында "

Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү максатларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында» Арча район башкарма комитетының 2013 елның 23 сентябрендәге 1218 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

2. Мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга компенсация түләүләре (алга таба - компенсация түләүләре) бирү тәртибенкушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы» МКУ җитәкчесенә йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                      Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 12.41 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International