Карар 24.08.2021 №605 "«2015-2023 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» 2014 елның 24 декабрендәге 1243 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш системасын камилләштерү һәм «2015-2023 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 номерлы карарын үтәү максатларында, Арча муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

1. «2015-2023 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2014 елның 24 декабрендәге 1243 номерлы карарына (01.06.2016 №653, 17.09.2018 №859, 18.03.2019 №140, 11.09.2019 №716, 20.07.2020 №537 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

исемендә «2015-2023» саннарын «2015-2024» саннарына алмаштырырга;

күрсәтелгән карар белән расланган 2015-2023 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру (алга таба - Программа) муниципаль программасында:

исемендә «2015-2023» саннарын «2015-2024» саннарына алмаштырырга;

Программа паспортында:

«Программа исеме» юлында «2015-2023» саннарын «2015-2024» саннарына алмаштырырга;

«Программаны гамәлгә ашыру сроклары һәм этаплары» юлында «2015-2023» саннарын «2015-2024» саннарына алмаштырырга;

« Программаны финанслау күләмнәре һәм чыганаклары, аларны үтәүне еллар буенча бүлү» юлын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

 

Ел

ТР Арча муниципаль районының җирле бюджеты акчалары

2015

35,0

2016

40,0

2017

50,0

2018

65,0

2019

75,0

2020

80,0

2021

80,0

2022

80,0

2023

80,0

2024

80,0

Барлыгы

665,0

 

Моннан тыш, программа чараларын гамәлгә ашыруга чараларны башкаручыларның төп эшчәнлеген финанслауга  бирелә торган акчаларны файдалану күздә тотыла.»;

3 бүлектә 7 абзацны яңа редакциядә бәян итәргә: «Муниципаль программаны гамәлгә ашыру срогы: 2015-2024 еллар.»;

«2015 - 2023 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасының максаты, бурычлары, нәтиҗәләрен бәяләү индикаторлары һәм программа чараларын финанслау» бүлеген кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3.        Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                      Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.37 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International