Карар 26.08.2021 №608 "Каты көнкүреш калдыклары полигонына карата концессион килешү төзү һәм әлеге объектны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районына концессиягә тапшыру буенча чаралар планын ("юл картасы") раслау турында"

"Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты карар бирде:

     1. Каты көнкүреш калдыклары полигонына карата концессион килешү төзү һәм әлеге объектны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районына концессиягә тапшыру буенча чаралар планын ("юл картасы") расларга.

    2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

   3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Р.Р. Фазыловка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                              Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 694.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International