Карар 08.09.2021 №682 "«2021 - 2023 елларга Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» муниципаль программасын раслау турында"

        «Россия Федерациясе халыклары телләре турында» 1991 елның 25 октябрендәге 1807-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 19 декабрендәге 1666 номерлы Указы белән расланган 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте Стратегиясе, «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560-ХІІ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү һәм аларның функциональлеген арттыру, шулай ук республикадан читтә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү максатыннан, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:                                                             

1. «2021 - 2023 елларга Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» муниципаль программасын (алга таба - Программа) расларга.

           2. «2021-2023 елларга Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча чаралар программасы чараларын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 21 маендагы 346 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасына ел саен чираттагы финанс елына район бюджетын формалаштырганда, әлеге максатларга Арча муниципаль районы бюджетыннан җибәрелә торган акчалар чикләрендә, мөмкинлекләрне исәпкә алып, Программа чараларын үтәү өчен акча бүлеп бирүне күздә тотарга.

4. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының Программаны үтәүдә катнашучы структур бүлекчәләренә күздә тотылган чараларның үз вакытында үтәлешен тәэмин итәргә.

5.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                 Р.Р.Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 17.04 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International