Карар 27.09.2021 №786 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2006 елның 26 августындагы 675 номерлы карары белән расланган гамәлгә куючысы Арча муниципаль районы башкарма комитеты булган муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә - педагогик хезмәткәрләргә ай саен өстәмә түләү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында"

«Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында» 2020 елның 30 декабрендәге 489-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елның 26 августындагы 675 номерлы карары белән расланган гамәлгә куючысы Арча муниципаль районы башкарма комитеты булган муниципаль мәгариф оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә - педагогик хезмәткәрләргә ай саен өстәмә түләү тәртибенә түбәндәге үзгәреш кертергә:

- 3 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"Әлеге Тәртиптә педагогик хезмәткәр - яшь белгеч дип төп һөнәри белем бирү программалары һәм (яки) һөнәри белем бирү программалары буенча укуын тәмамлаган, алынган квалификациясе  нигезендә беренче тапкыр эшкә  урнашкан 35 яшькә кадәрге (кертеп) Россия Федерациясе гражданы таныла ("Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында"гы Федераль законның 6 статьясындагы 3 өлешендә каралган очраклардан тыш)."  

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                               Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 680.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International