1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2017 елның 04 декабрендәге 1208 номерлы (2019 елның 06 августындагы 589 номерлы үзгәрешләр белән) карары белән расланган мәктәпкәчә гаилә төркемнәре оештыру турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәреш кертергә:
- 2.2 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«Мәктәпкәчә гаилә төркемнәре өчен биналар һәм (яисә) урыннар туплау Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 28 сентябрендәге карары белән расланган «Балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү, ял итү һәм сәламәтләндерү оешмаларына санитар-эпидемиологик таләпләр» СП 2.4.3648-20 санитар кагыйдәләре таләпләренә ярашлы рәвештә кабул ителә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Р.Р. Мөхәрәмов