Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының «2015-2024 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» 2014 елның 24 ноябрендәге 1243 номерлы карары белән расланган «2015-2024 елларга Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасы кушымтасына (Башкарма комитетның 2016 елның 1 июнендәге 653 номерлы, 2018 елның 17 сентябрендәге 859 номерлы, 2019 елның 18 сентябрендәге 140 номерлы, 2019 елның 11 сентябрендәге 716 номерлы, 2020 елның 07 июлендәге 537 номерлы, 2001 елның 8 августының 605 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) яңа редакциядә бәян итеп, үзгәреш кертергә (кушымта итеп бирелә).
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.
Башкарма комитет җитәкчесе Р.Р. Мөхәрәмов