Карар 01.11.2021 №1167 "2021 елның IV кварталына торакның гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача бәясен раслау турында"

2021 елның IV кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урыны гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясе күрсәткечләре турында» Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгының 2021 елның 28 сентябрендәге 699/пр номерлы боерыгы нигезендә, «Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзы» коммерциягә карамаган партнерлыгының «Торакка уртача базар бәяләрен билгеләү турында» 2021 елның 08 октябрендәге 221 номерлы хатына яраклаштырып, Арча муниципаль районында торак биналарның бер квадрат метрының уртача бәясен билгеләү буенча тикшеренү нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «2019-2021 елларга Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында Арча муниципаль районы территориясендә 2021 елның IV кварталына гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрүгә социаль түләүләр исәпләү өчен торакның гомуми мәйданының бер квадрат  метрын 37849 сум 00 тиеннән расларга.

                     2.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында  (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

                     3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 Башкарма

 комитет җитәкчесе                                                               Р.Р.Мөхәрәмов       

pdf
Скачать текст
PDF, 713.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International