Арча районы прокуратурасы дәгъвасы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 30 декабрендәге 1710 номерлы карары белән расланган «Россия Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итү» һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 17 декабрендәге 1050 номерлы карары белән расланган «Россия Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программаларының аерым чараларын гамәлгә ашыру максатларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 27 ноябрендәге 1197 номерлы «2019 - 2020 елларга Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын раслау турында» карары (2019 елның 16 декабрендәге 1103 номерлы үзгәрешләр белән) белән расланган «2019 - 2021 елларга» Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасына үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе Р.Р.Мөхәрәмов