Карар 08.11.2021 №1188 "2022 елга гомуми белем бирү оешмалары укучыларын Арча муниципаль районы балаларын йөртү өчен махсус билгеләнгән автобуслар белән йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативларын раслау турында"
  1. 2022 елга  түбәндәгеләрне расларга (кушымта итеп бирелә):

  2022 елга Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын балалар йөртү өчен махсус билгеләнгән автобуслар белән йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативларын;

2022 елга Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын балалар йөртү өчен махсус билгеләнгән автобуслар белән йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативларын исәпләү тәртибе турында Нигезләмәне.

  1. “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы” муниципаль казна учреждениесенә:

гомуми белем бирү оешмаларын әлеге карарның 1 пунктында расланган гомуми белем бирү оешмалары укучыларын балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативлары нигезендә финанслауны тәэмин итәргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм  “Интернет” челтәрендә Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk/tatarstan.ru) халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                        Р.Р.Мөхәрәмов 

                                            

pdf
Скачать текст
PDF, 1.70 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International