Карар 08.11.2021 №1189 "2022 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының норматив чыгымнарын раслау турында"

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Россия Федерациясе Законының 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 11 пункты нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1. Кушымтада бирелгән түбәндәгеләрне 2022 елга расларга:

Арча муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары һәм гомуми белем бирү интернат мәктәпләре каршындагы интернатларда тәрбияләнүчеләрне матди карап тотуга норматив чыгымнар;

  1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы» МКУнә әлеге карарның 1 пункты белән расланган гомуми белем бирү  оешмаларының норматив чыгымнары нигезендә гомуми белем бирү оешмаларын финанслауны тәэмин итәргә.
  1. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
  2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш.Вафинага йөкләргә.

 

          Башкарма комитет җитәкчесе                                        Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.05 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International