Карар 08.11.2021 №1191 "2022 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган мәгариф оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында"

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Россия Федерациясе Законының 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 11 пункты, «Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында» 2019 елның 2 июлендәге 546 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары һәм Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2022 елга кушымта итеп бирелгән түбәндәгеләрне расларга:

Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны карау һәм тәрбияләү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны;

Арча муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве күләмен.

2020 елның 1 гыйнварына кадәр мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кергән балага ата-ана түләвенең күчү чорына өстәмә коэффициентлар кулланыла торган мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары исемлеген;

2020 елның 1 гыйнварына кадәр мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кергән балага ата-ана түләве күләменә (азык-төлек бәясеннән тыш) күчмә чорга төзәтү коэффициентларын.

2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы» МКУнә:

әлеге карарның 1 пункты белән расланган мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын финанслау нормативлары нигезендә мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган белем бирү оешмаларын финанслауны тәэмин итәргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2022 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш.Вафинага йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                             Р.Р.Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 11.94 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International