Карар 09.11.2021 №1203 "«Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2021елның 03 июнендәге 400 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. «Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2021елның 03 июнендәге 400 номерлы карарына  түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

- Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясенең  составын 1 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә;

-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе хакындагы Нигезләмәне яңа редакциядә расларга.

       2. Әлеге карар Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) басылып чыгарга һәм  "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтындахалыкка җиткерелергә тиеш.

 

Җитәкче                                                                                       Р. Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.40 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International