Карар 09.11.2021 №1204 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе турында нигезләмәне төзү һәм раслау хакында"

Торак-хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендәге мәсьәләләрне комплекслы карау, гражданнарның торакка хокукларын үтәү максатларында, Россия Федерациясе Торак кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты турындагы Нигезләмә нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты каршында Иҗтимагый торак комиссиясен  төзергә.

2.Әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе турындагы нигезләмәне расларга.

3. Түбәндәгеләрне билгеләргә:

3.1. торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәпкә алу өчен аларны торак урыннарына мохтаҗлар дип тану өчен нигезләре булган һәм (яисә) билгеләнгән тәртиптә аз керемлеләр дип танылган яки федераль закон, Россия Федерациясе Президенты Указы яисә Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән категориягә караган гражданнар кабул ителә;

3.2. гражданнарны исәпкә алу һәм теркәү, исәпкә алу һәм теркәү эшләрен оештыру; исәпкә алу эшләрен формалаштыру, законда билгеләнгән башка чараларны үтәү Арча район Советының 2015 елның 22 гыйнварындагы 318 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районы башкарма комитеты вәкаләтләре өлешендә Арча муниципаль районы авыл җирлеге башкарма комитетына җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләр тапшыру турында килешү нигезендә, гамәлдәге законнарга туры китереп, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының шәһәр һәм авыл җирлекләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.

3.3. Исәпкә алу эшенең икенче нөсхәсе, гражданны (гаиләне) торак программаларында катнашучылар исемлекләренә кертү мәсьәләсен карау өчен, Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә тапшырыла.

3.4. һәр гаилә әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының иң максималь һәм минималь күләменең чик күрсәткечләрен билгеләү Татарстан Республикасы Арча район Советының юридик мәсьәләләр бүлеге тарафыннан ел саен бер тапкыр исәпләнә;

4.Түбәндәгеләрне үз көчен югалткан дип танырга:

- «Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршында Иҗтимагый торак комиссиясе төзү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2006 елның 12 гыйнварындагы 5 номерлы карарын;

- «Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2009 елның 19 октябрендәге 959а номерлы карарын;

- «Арча муниципаль  районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2012 елның 06 августындагы 1261 номерлы карарын;

- «Арча муниципаль  районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2013 елның 30 декабрендәге1642 номерлы карарын;

- «Арча муниципаль  районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2014 елның 13 октябрендәге 1087 номерлы карарын;

- «Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 09 ноябрендәге 1115 номерлы карарын;

- «Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2017 елның 31 гыйнварындагы 108 номерлы карарын;

- «Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2017 елның 10 октябрендәге 1181 номерлы карарын;

- «Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 16 октябрендәге 980 номерлы карарын;

- «Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 06 мартындагы 130 номерлы карарын;

- «Арча  муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый торак комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 21 декабрендәге 1038 номерлы карарын;

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 Башкарма комитет җитәкчесе                                              Р. Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 6.68 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International