Карар 17.11.2021 №1654 "2021 елга Арча муниципаль районы коммуналь комплексы оешмаларының халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренә тарифлар турында"

Россия Федерациясе Граждан кодексының 156 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2022 елга халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләргә түбәндәге тарифларны расларга:

-2022 елга торак урыннан файдаланган өчен түләү (наем өчен түләү), муниципаль торак фондының торак урыннарын социаль наем шартнамәләре һәм наем шартнамәләре буенча яллаучылар, шулай ук күпфатирлы торак йорт белән идарә итү ысулын һәм торак урыннар милекчеләрен сайлап алу турында гомуми җыелышта торак урыннарын карап тоткан өчен түләү күләмен билгеләү турында карар кабул итмәгән торак урыннарын яллаучыларга  торак урынны карап тоткан өчен түләү күләмен (алга таба – халыкка күрсәтелә торган торак хезмәтләре) 1 нче кушымта нигезендә;

- торак биналарның милекчеләре өчен капиталь ремонт өчен түләү күләмен, муниципаль торак фондының торак урыннарын торак урыннары наем шартнамәләре буенча яллаучылар өчен торак бинадан файдалануга тарифларны (наем өчен база ставкасы) 2 нче кушымта нигезендә;

2. Әлеге карарны «Татмедиа» ААҖ филиалы «Арча хәбәрләре» («Арский вестник») газетасында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталына (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы  Р.Р.Фазыловка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                  Р.Р.Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.28 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International