Карар 19.11.2021 №1920 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты Резерв фондының бюджет ассигнованиеләреннән файдалану тәртибен раслау турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 81 статьясы нигезендә һәм көтелмәгән чыгымнарны, шул исәптән авария-торгызу эшләрен һәм табигый бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә бәйле башка чараларны үткәрү, шулай ук башка чараларны финанс ягыннан тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Түбәндәгеләрне расларга:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты Резерв фондының бюджет ассигнованиеләреннән файдалану тәртибен (1 нче кушымта);

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты резерв фондыннан акчалар бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгатьләрне карау комиссиясе составын (2 нче кушымта);

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты Резерв фондыннан бирелгән акчаларның максатчан кулланылышы турында хисап формасын (3 нче кушымта).

2. «Резерв фонды акчаларын тоту тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2013 елның 25 июнендәге 756а номерлы карарны үз көчен югалткан дип танырга.

  1. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                         Р. Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 4.68 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International