Карар 29.11.2021 №2062 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкына үзәкләштерелгән хәбәр итүнең автоматлаштырылган муниципаль системасы турында"

«Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» 2004 елның 8 декабрендәге 62-ТРЗ номерлы, «Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы турында» 2020 елның 13 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары, «Татарстан Республикасы халкына үзәкләштерелгән хәбәр итүнең региональ автоматлаштырылган системасы турында Нигезләмәне раслау хакында» 2021 елның 26 июлендәге 655 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары  нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

       1.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкына үзәкләштерелгән хәбәр итүнең автоматлаштырылган системасы турында Нигезләмәне (алга таба - Нигезләмә) кушымта нигезендә расларга.

          2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында  (http://prav.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә. 

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                       Р.Р.Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 5.24 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International