Карар 01.12.2021 №2111 "«2022-2024 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәтне үстерү» муниципаль программасын раслау турында"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль хезмәте (алга таба - муниципаль хезмәт) белән идарә итү системасын камилләштерү, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы» 2013 елның 25 июнендәге  50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «2014-2024 елларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 22 ноябрендәге 910 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «2022-2024 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәтне үстерү» муниципаль программасын расларга (кушымта итеп бирелә).

2. Районның башкарма комитетына җирле һәм республика бюджетлары хисабына үткәрелә торган «2022-2024 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәтне үстерү» муниципаль программа (алга таба - Программа) чараларын финанслауны тәэмин итәргә.

3. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы» МКУнә (районның башкарма комитетына) чираттагы финанс елына  район бюджетын формалаштырганда  ел саен Арча муниципаль районы бюджетында шул максатларга каралган бюджет ассигнованиеләре нигезендә Программа чараларын гамәлгә ашыруга акча күздә тота.

4. Арча муниципаль районының җирле үзидарә органнарына Программада каралган чараларны гамәлгә ашыру чараларын күрүне, Программаны үтәүне тәэмин итү максатларында законнарда билгеләнгән тәртиптә локаль хокукый актлар эшләүне һәм кабул итүне тәкъдим итәргә.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының кадрлар секторына йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                              Р.Р.Мөхәрәмов     

pdf
Скачать текст
PDF, 9.42 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International