Карар 03.12.2021 №2209 "2022 елга Арча муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыру турында"

Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны баланслы кайнар ризык белән тәэмин итү максатларында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273–ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт белем бирү оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны түләүсез кайнар аш белән тәэмин итүгә һәм башлангыч гомуми белем программалары буенча укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүгә норматив чыгымнарны раслау турында» 2011 елның 6 сентябрендәге 826 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, «2022 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» 2011 елның 7 сентябрендәге 842 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары  нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

1.1.  Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучыларны уку чорында 8,30 сум (көн саен) субсидиядән һәм 30,00 сум күләмендә ата-аналар түләвеннән торган суммага кайнар ризык белән тукландыруны оештырырга.

1.2.     Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучы 4 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә балаларын, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны җирле бюджет акчалары һәм мәктәп яны участогы керемнәре исәбеннән 38,30 сум күләмендә кайнар ризык белән тукландыруны оештырырга.

1.3. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны ике тапкыр бушлай кайнар аш белән тәэмин итәргә.

1.4.  2022 елның 01 гыйнварыннан Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы һәр укучыны уку чорында көненә 55,55 сумга бушлай кайнар ризык белән тукландыруны  оештырырга. 

1.5.     4 һәм аннан күбрәк бала, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар булган гаиләләр өчен кайнар ризык белән тәэмин итүне түләүсез оештыру рәвешендә социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында локаль-хокукый акт кабул итәргә.
           2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  «Мәгариф идарәсе» муниципаль бюджет учреждениесенә (Р.Д. Мөхәмәдияров) түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

- укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән акчаларны максатчан куллануны һәм исәпкә алуны контрольдә тоту, мәктәп ашлары ассортиментын мәктәп яны участокларында җитештерелгән продукция исәбенә баету эшен көчәйтергә;

- иртәнге һәм төшке ашның нормаларын һәм сыйфатын исәпкә алып барырга һәм тикшереп торырга;
          - гомуми белем бирү учреждениеләренә продуктларның өзлексез китерелүен көйләргә һәм тикшереп торырга.

3.         «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы» МКУнә (С.П. Галимова) 2022 елга Арча муниципаль районы бюджетында каралган ассигнованиеләр чикләрендә, уку чорында гомуми белем бирү учреждениеләренең барлык укучылары өчен кайнар ризык белән туклануны оештыруга бәйле финанслауны гамәлгә ашырырга.
          4. Әлеге карар нигезендә социаль ярдәм чаралары күрсәтүче органнар Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм ЕГИССО  (алга таба - ЕГИССО) операторы билгеләгән тәртиптә һәм күләмнәрдә Социаль тәэминатның бердәм дәүләт системасын куллану юлы белән күрсәтелгән чаралар турында мәгълүмат җиткерүне тәэмин итәләр.

5. «2021 елда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 28.12.2020 ел, №1063 карарын үз көчен югалткан дип танырга.

   6. Карар 2022 елның 01 гыйнварыннан үз көченә керә.

 7. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

          8. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                                     И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.66 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International