Карар 07.12.2021 №2211 "«2022-2024 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау» муниципаль программасын раслау турында "

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау системасының нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук террорчылык һәм экстремистлык күренешләре нәтиҗәләрен минимальләштерү һәм (яки) бетерү максатларында, «Экстремистлыкка каршы тору турында» 25.07.2002 ел, №114-ФЗ Федераль закон, «Террорчылыкка каршы тору турында» 06.03.2006 ел, №35-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Президентының 28.12.2018 ел,  № Пр-2665 карар белән расланган 2019-2023 елларга Россия Федерациясендә терроризм идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын раслау турында»  2013 ел, 16 октябрь, 764 нче Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау» ярдәмче программасы (15.03.2021ел, №131 соңгы үзгәрешләр белән), 16.05.2019 ел, Татарстан Республикасы террорчылыкка каршы комиссиясенең 2009 елның 6 маендагы ПР-109 номерлы утырышы  беркетмәсенең 16 пункты нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «2022-2024 елларга Арча муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау» муниципаль программасын расларга.

2. Арча муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенә, башка җаваплы башкаручыларга әлеге Программа чараларының үтәлешен тәэмин итәргә.

3. «Арча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы» МКУнә чираттагы финанс елына район бюджетын төзегәндә, Программаны гамәлгә ашыру срокларын исәпкә алып,  Программа нигезендә чараларны финанслашуга ассигнование карауны тәкъдим итәргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретарена йөкләргә.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                                           И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 11.49 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International