Карар 29.12.2021 №2294 "Бинаны торак бина, торак урынны яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендәге һәм сүтелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле дип тану буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау Тәртибе турында» Башкарма комитет карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

          1.  Бинаны торак бина, торак урынны  яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендәге һәм сүтелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле дип тану буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

          3. «Бинаны торак бина, торак урынны  яшәү өчен яраксыз һәм күпфатирлы йортны авария хәлендәге һәм сүтелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле дип тану буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын раслау турында» 2020 елның 27 ноябрендәге 955 номерлы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарын үз көчен югалткан дип санарга.

4.Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

 

   Башкарма комитет җитәкчесе                                                           Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.33 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International