Карар 24.12.2021 №2214 "2022-2025 елларга Арча муниципаль районында хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау буенча озак сроклы максатчан программаны раслау турында"

«Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында» 1997 елның 10 декабрендәге 1417 номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә һәм «Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» 2008 елның 10 ноябрендәге 799 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2022-2025 елларга Арча муниципаль районында хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту буенча озак сроклы максатчан программаны (алга таба - Программа) кушымта нигезендә расларга.

2. Район предприятиеләренә, учреждениеләренә һәм оешмаларына Программаны гамәлгә ашыру чараларын күрергә.

3. Хезмәтне саклау буенча координация советына, муниципаль районның башкарма комитетына ел саен 1 мартка кадәр Программаны үтәү барышы турында мәгълүмат тапшырырга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (htt:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - хезмәтне саклау буенча координация советы рәисе Вафина Эльвира Шамил кызына йөкләргә.

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                                  И.Ә.Галимуллин       

pdf
Скачать текст
PDF, 10.29 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International