Карар 08.12.2021 №2217 "«2022-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру» максатчан программасын раслау турында"

«Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында» 2008 елның 13 октябрендәге 105-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Арча муниципаль районы муниципаль программаларын эшләү, формалаштыру, гамәлгә ашыру һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибен раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 19 июнендәге 646а карары нигезендә, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә комплекслы якын килү, законлылыкны, хокук бозуларны профилактикалау системасын формалаштыру, җәмәгать тәртибен һәм иминлеген ныгыту максатларында Арча районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «2022-2026 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру» максатчан программасын кушымта нигезендә расларга.

 2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Җитәкчесе                                         

вазыйфаларын башкаручы                                                                  И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 21.19 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International