Карар 10.12.2021 №2221 "Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 16 декабрендәге 1102 номерлы «2020-2022 елларга Арча муниципаль районында яшьләр сәясәтен үстерү» муниципаль программасын раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «2020-2022 елларга Арча муниципаль районында яшьләр сәясәтен үстерү»  муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 16 декабрендәге 1102 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1) Программа исемендә «2020-2022» санын «2022-2024» санына алмаштырырга;

 2) «2020-2022 елларга Арча муниципаль районында яшьләр сәясәтен үстерү» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 16 декабрендәге 1102 номерлы карары белән расланган «2020 - 2022 елларга Арча муниципаль районында яшьләр сәясәтен үстерү» муниципаль программасын кушымта нигезендә яңа редакциядә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                     И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 8.76 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International