Карар 10.12.2021 №2235 "«2021-2023 елларга Арча муниципаль районында мәгарифне үстерү» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 30 декабрендәге 1078 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында "

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Мәгариф турында» 2013 елның 22 июлендәге 68-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1.   «2021-2023 еллар Арча муниципаль районында мәгарифне үстерү» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 30 декабрендәге 1078 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
    1. Исемендә «2021-2023» саннарын «2021-2024» саннарына алмаштырырга;
    2. «2021-2024 елларга Арча муниципаль районы мәгарифен үстерү» муниципаль программасын яңа редакциядә бәян итәргә.
  2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ФБП» муниципаль казна учреждениесенә тәкъдим итәргә:

2.1. Бу максатларга җирле бюджетта каралган ассигнованиеләр чикләрендә программаны финанслауны гамәлгә ашырырга.

2.2. Арча муниципаль районы бюджетын формалаштырганда чираттагы финанс елына муниципаль программа чараларын финанслау күләмнәрен җыелма бюджет бүленешенә кертергә.

3. Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенә муниципаль программа чараларын гамәлгә ашыруны координацияләүне тәэмин итәргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://pravo.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                                           И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 22.91 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International