Карар 29.12.2021 №2301 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә капиталь төзелеш объектларында агымдагы һәм капиталь ремонт эшләрен кабул итү комиссиясен төзү турында"

«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 05 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 94 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Торак кодексы, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә капиталь төзелеш объектларында агымдагы һәм капиталь ремонт башкарылганнан соң эшләрне кабул итүне оештыру максатыннан, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә капиталь төзелеш объектларында агымдагы һәм капиталь ремонт эшләрен кабул итү  комиссиясен төзергә (1 нче кушымта).

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә капиталь төзелеш объектларында агымдагы һәм капиталь ремонт эшләрен кабул итү комиссиясе турында Нигезләмәне расларга (2 нче кушымта).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына йөкләргә. 

 

Җитәкче                                                                     Р.Р.Мөхәрәмов 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.35 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International