Карар 12.01.2022 №2 "«Арча муниципаль районында СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Арча район башкарма комитетының 07.04.2011ел, № 308 карарына үзгәрешләр кертү хакында (03.02.2014 ел № 80, 10.01.2020ел № 1, 30.12.2020 № 1073 үзгәрешләр белән)"

Кадрлар үзгәрү сәбәпле, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 1. «Арча муниципаль районында СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Арча район башкарма комитетының 07.04.2011ел № 308 карары белән төзелгән Арча муниципаль районында СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссия составына үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында  бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Э.Ш. Вафинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

вазифаларын башкаручы                                                 И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.19 Мб

Дата публикации: 13.01.2022
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International