Карар 20.12.2021 №2256 "2022 елда Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру турында"

«2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү дәүләт программасын раслау турында» 2009 елның 5 мартындагы 158 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган «2019 – 2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 13 ноябрендәге 1023 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү йөзеннән һәм балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, балалар, яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру, 2022 елда мәктәптә каникуллар чорында аларның мәшгульлеген тәэмин итү өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Кушымта нигезендә түбәндәгеләрне расларга:

- «2022 елга Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру» муниципаль программасын (1 нче кушымта);

- Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын, савыктыруны оештыру тәртибен (2 нче кушымта);

- Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын, савыктыруны оештыру буенча район ведомствоара комиссиясе (алга таба-район ведомствоара комиссиясе) турында нигезләмәне (3 нче кушымта);

- район ведомствоара комиссиясе составын  (4 нче кушымта).

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенә  районның урта һәм төп мәктәпләре базасында мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә көндезге мәктәпкәчә савыктыру лагерьлары оештырырга, аларда ял итү өчен шартлар тудырырга, Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджет акчаларын, ата-аналар акчаларын җәлеп итәргә.

3. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә лагерьларны вакытында кадрлар белән тәэмин итәргә, походлар һәм экскурсияләр вакытында балаларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклауга аерым игътибар бирергә.

4. Көндезге мәктәпкәчә лагерьларны финанслау республика бюджеты акчалары исәбеннән 3133,5 мең сум, шул исәптән җәйге лагерьларны  2747,3 мең сум һәм кышкы лагерьларны  386,2 мең сум күләмендә тәэмин итәргә. Шулай ук җирле бюджет хисабына 31,6 мең сум күләмендә, шул исәптән җәйге - 27,7 мең сум, кышкы - 3,9 мең сум күләмендә финанслауны тәэмин итәргә

5.Җәйге чорда эшли торган мәктәп яны лагерьларында сменаның дәвамлылыгын 21 көн  билгеләргә, ата-аналар акчасы-489,7 мең сум; кышкы чорда-7 көн, ата – аналар акчасы- 68,6 мең сум.

6. Түбәндәгеләрне оештырырга:

- Арчаның 6 нчы урта мәктәбе базасында  20 кешегә исәпләнгән «Азимут» район чатыр лагере. Лагерьны финанслауны Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 124,5 мең сум, җирле бюджет акчалары исәбеннән 1,2 мең сум һәм ата-аналар акчалары исәбеннән 22,2 мең сум күләмендә гамәлгә ашырырга;

- районның алты гомуми белем бирү мәктәбе базасында 200 кешегә көндезге ял һәм хезмәт лагерьлары. Лагерьларны финанслауны Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән 667,4 мең сум һәм җирле бюджет исәбеннән 6,8 мең сум күләмендә гамәлгә ашырырга.

7. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә түбәндәгеләрне оештырырга:

- Арчаның 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 20 кешегә исәпләнгән «Азимут» район чатыр лагере; 150 кешегә исәпләнгән «Шатлык» стационар балалар сәламәтләндерү лагере базаларында балалар һәм яшьләрнең закон нигезендә үткәрелә торган  ялын һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы балалары ялын;

-физкультура-сәламәтләндерү чаралары;

- яшүсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар.

8. 50 кешедән торган муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре балаларын Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Шатлык» стационар балалар сәламәтләндерү лагерена җибәрергә. Лагерьга баруны оештыру өчен 655,3  мең сум күләмендә Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын, 6,6 мең сум күләмендә җирле бюджет чараларын һәм 116,8 мең сум күләмендә ата-аналар акчаларын карарга.

9. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Шатлык» стационар балалар сәламәтләндерү лагереның профильле сменаларына республика, Бөтенроссия олимпиадалары, конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләрне, иҗади сәләтле балалар, балалар хәрәкәте активистларын (2 сменада 50шәр кеше) җибәрергә. Лагерьга баруны оештыру өчен Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын 1028,9 мең сум, җирле бюджет акчаларын - 10,3 мең сум һәм ата-аналар акчаларын 183,3 мең сум күләмендә карарга.

10. Авыр тормыш хәлендә калган балаларны стационар сәламәтләндерү лагерьларына җибәрергә. Сәфәрне оештыру өчен Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын - 383,1 мең сум, җирле бюджет акчаларын 3,9 мең сум күләмендә карарга.

11. Балаларның ялын оештырганда түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

-беренче чиратта ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, аз тәэмин ителгән, күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, качаклар һәм мәҗбүри күченүчеләр гаиләләре балалары, кораллы конфликтларда зыян күргән хәрби хезмәткәрләр балалары ялын, савыктыруны, мәшгульлеген оештырырга;

- каникуллар чорында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча өстәмә чаралар күрергә;

-  оештырылган ял, сәламәтләндерү һәм эш белән  күбрәк сандагы социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларның  тәэмин итү өчен шартлар тудырырга;

- балалар  ял  итә торган учреждениеләрне яңа әзерләнгән азык-төлек, җиләк-җимеш продукциясе, дару препаратлары, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе шартларында витаминнар, антисептиклар һәм шәхси иминлек чаралары, медицина җиһазлары, һаваны зарарсызландыру приборлары һәм янгынга каршы чаралар белән тәэмин итәргә;

- хокук тәртибен тәэмин иткәндә һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен саклаганда хосусый сак предприятиеләрен җәлеп итәргә;

- Татарстан Республикасы бюджетыннан туклануга, дератизациягә, антисептиклар, битлекләр, перчаткалар белән тәэмин итүгә  акча карарга. Ата-аналарның акчалата кертемнәрен канцелярия һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итүгә җибәрергә.

12. Хезмәткәрләр өчен битлек режимын, балаларның иминлеген һәм сәламәтлеген, хокук тәртибен, санитар-экологик һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән барлык катнашучыларның көндәлек термометриясен үтәп, санитар-эпидемиологик чаралар комплексын эшләргә һәм үткәрергә. 

13. Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнарындагы территориаль бүлеге хезмәтләренең тиешле рөхсәтеннән башка барлык типтагы савыктыру лагерьлары ачылуга юл куймаска.

13. Түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

а) «Арча үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә:

- сәламәтләндерү учреждениеләрен медицина кадрлары белән тәэмин итәргә;

- балаларны сәламәтләндерү учреждениеләренә эшкә җибәрелә торган персоналны укудан һәм каникулдан буш вакытта эшкә урнаштырганда, балигъ булмаганнарга медицина тикшерүләрен оештыруны тәэмин итәргә;

б) Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районындагы бүлегенә балаларны ташуның иминлеген һәм районның сәламәтләндерү учреждениеләрендә хокук тәртибен тәэмин итәргә;

в) Арча шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына 2022елның 10 апреленә кадәр үзләренең утырышларында җәйге ял турындагы мәсьәлә буенча фикер алышырга, конкрет чаралар эшләргә һәм расларга.

14.  Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә:

- балалар һәм яшүсмерләр белән спорт һәм ял эшләрен оештыру өчен спорт залларының, стадионнарның, яшәү урыны буенча мәйданчыкларның эшен тәэмин итәргә;

-туристик-экскурсия эшен активлаштырырга.

15.Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

16. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                      Р.Р.Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 17.80 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International